«Безнең данлы символлар»: Россия Федерациясенең Дәүләт байрагы көненә танып белү уены (12+)

22 август көнне 23 нче санлы китапханәдә, туган илгә, аның законнары һәм символларына карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү максатында, киң даирә укучылар өчен «Безнең данлы символлар» дигән танып белү уены үткәрелде.

символы
23ф. Познавательная игра «Наши славные символы» (12 )
23ф. Познавательная игра «Наши славные символы» (12 ) (2)
23ф. Познавательная игра «Наши славные символы» (12 ) (2)
23ф. Познавательная игра «Наши славные символы» (12 ) (3)

Уенда катнашучылар илебезнең законнары һәм символлары белән танышты, «Сорау-җавап», «Бәйрәмнәрне тап» уеннарында катнашты, анда даталар һәм бәйрәм исемнәре язылган карточкаларны дөрес итеп тоташтырды, «Туган як турында мәкаль һәм әйтемнәр» бәйгесендә ярышты, «РФ Конституциясе» викторинасы сорауларына җавап бирде. «Филлворд» бәйгесе барысына да ошады, балаларга хәрефләрдән дәүләтебез белән бәйле сүзләрне ачыкларга, ә калган хәрефләрдән Россия сүзен җыярга кирәк булды. Китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Чара «Безнең символлар» интерактив уены белән үрелеп барды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: